10 август көнне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Алабуга шәһәрендә гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә язылучылар «каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәте күрсәтүгә тарифлар формалаштыру, җылылык, электр энергиясе һәм кайнар су белән тәэмин итүгә тарифлар исәпләү тәртибе белән кызыксынды. Шулай ук торак хезмәтләре күрсәтүгә һәм капиталь ремонтка тарифлар арту сәбәпләре турында да сораулар бирелде.
Кабул итү барышында Лилия Борисова гражданнарга үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга, шул исәптән Алабугада коммуналь объектларны модернизацияләү һәм реконструкцияләү программалары турында да, җаваплар бирде.