2021 елның 20 августында «Электр челтәрләре оешмаларына таләпләр: яңа критерийлар, тарифлар, чыгымнарны нигезләү» Бөтенроссия гамәли вебинарының онлайн-трансляциясе оештырылачак. Вебинар 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, тәнәфесләр белән узачак. Нотыклар белән тармак законнарын эшләүчеләр, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте, Россия Энергетика министрлыгы һәм әйдәп баручы электр челтәрләре компанияләре экспертлары чыгыш ясаячак.
Семинар программасы:
2021 елда тарифларны җайга салуда яңалыклар. Тариф гаризаларын һәм эксперт бәяләмәләрен БМАС ФДМС системасында электрон рәвештә җиткерүгә күчү. Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең «Тарифлы светофор» цифрлы проекты. 2022 елга җыелма фараз балансы. Тарифларның иң чик дәрәҗәләре һәм арттыруларны килештерү тәртибе. Челтәр егәрлеге резервын түләүдәге яңалык.
Территориаль челтәр оешмасының яңа критерийларын кертүгә әзерлек. Россия Энергетика министрлыгы әзерләгән критерийлар проектында соңгы үзгәрешләр. Егәрлек, озынлык һәм мөлкәт нигезләре буенча Территориаль челтәр оешмасының яңа критерийлары. Критерийларга туры килү-килмәүне раслау өчен документлар һәм туры килмәү нәтиҗәләре.
2021 елда инвестиция проектына төзәтмәләр кертү. 2021 елда җайга салу органнарында инвестиция проектына төзәтмә кертү һәм аны килештерү буенча тәкъдимнәр. Инвестиция проектын гамәлгә ашырганда тарифка төзәтмә кертү күләменә йогынты ясый торган челтәр оешмаларының төп бозулары. Кирәкле тулай табышта, шул исәптән интеллектуаль исәпкә алу системасында чыгымнарны исәпкә алу. Инвестиция проектын гамәлгә ашыруны күзәтү һәм тикшереп тору.
Челтәр оешмаларының чыгымнарын оптимальләштерү. Челтәр оешмасының операцияләр һәм капиталь чыгымнарын киметү ысуллары. Инвестиция проектындагы чыгымнарны оптимальләштерү. Челтәрләрне карап тоту һәм югалтуларны түләү чыгымнарын исәпләү. Тарифта чыгымнарны исәпкә алу һәм экономияне саклау. Челтәр оешмасының алынмый кала торган керемнәрен компенсацияләү шартлары һәм тәртибе.
Электр энергиясенең интеллектуаль исәпкә алуны кертү. Индивидуаль исәпкә алу приборларын һәм гомумйорт ихтыяҗлары буенча исәпкә алу приборларын куйганда гарантияле тәэминатчыларның, челтәр оешмаларының һәм кулланучыларның үзара хезмәттәшлек итү тәртибендәге үзгәрешләр (РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 декабрендәге 2184 номерлы карары). Индивидуаль исәпкә алу системасын корганда һәм файдаланганда техник чишелешләр. Интеллектуаль исәпкә алуны гамәлгә кертүгә бәйле алынмый калган керемнәрне билгеләүнең яңа тәртибе.
2021 елда электр челтәрләре объектларын берләштерү. Берләштерү буенча алыш-бирешләрне килештерү тәртибе һәм Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең вәкаләтләре (РФ Хөкүмәте карары проекты). Титулларны формалаштыру һәм чыгымнарны инвестиция проектына берләштергәндә исәпкә алу үзенчәлекләре. Челтәр оешмасының төп чараларны сатып алуының финанс чыганаклары һәм ихтимал куркынычлар. Арадаш субсидияләүне киметү инициативалары.
Электр энергиясен чикләү һәм өзү кагыйдәләре. Бюджет оешмаларының энергия ресурслары өчен түләвен тикшереп торудагы яңалык. Кулланучыларның финанс гарантияләре. Чикләүләрнең һәм ресурстан өзүләрнең автоматик режимы. «Өзелми» торган кулланучыларга «санкцияләр» куллану тәртибе (РФ Хөкүмәте карары проекты).
Электр челтәрләренә тоташтыру кагыйдәләрендәге яңалык. Электрон документлар әйләнешенә күчү һәм кулланучының шәхси кабинеты. Бердәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында техник тоташтыруның бердәм порталы (РФ Хөкүмәте карары проекты). 15 кВт кадәр, 150 кВт кадәр һәм аннан да югарырак кВт өчен мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан түләү күләмен исәпләү (РФ Хөкүмәте карары проекты). Күпфатирлы йортны һәм коммерциясез бакчачылык ширкәтен тоташтыруны гадиләштерү (РФ Хөкүмәте карары проекты).
Семинар экспертлары:
М.Н.Пальянов – Монополиягә каршы федераль хезмәттә Электр энергетикасын җайга салу идарәсенең монополиягә каршы контрольлек бүлеге җитәкчесе, электр челтәре эшчәнлегендә тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча эксперт;
А.О.Паромов – Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Электр энергетикасы үсеше департаментында челтәр оешмалары эшчәнлеген җайга салу бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;
Д.А.Першин – Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Электр энергетикасы үсеше департаментының әйдәп баручы эксперты, «Энергетика инфраструктурасының үтемлелеген арттыру» чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем әгъзасы;
И.С.Кудрявцев – «Российские сети» ГАҖ Электр энергиясен исәпкә алу һәм электр энергиясе субъектлары белән үзара хезмәттәшлек департаментының әйдәп баручы эксперты, энергияне исәпкә алуны оештыру өлкәсендә эксперт.
Онлайн-трансляция 20 август көнне 10 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) башлана һәм тәнәфесләр белән 16:00 сәгатькә кадәр, тәнәфесләр белән дәвам итәчәк. Катнашучыларны теркәү күп каналлы телефон: (495) 771-22-40 яки stepanova@kodeks.msk.ru электрон почтасы аша башкарыла. Теркәлү өчен катнашучының исем-фамилиясен, атасының исемен һәм вазыйфасын, оешма атамасын, элемтә өчен телефон номерын һәм электрон почта турында хәбәр итәргә кирәк.
Тулырак мәгълүматларны координаторлардан алырга мөмкин:
Степанова Марина Александровна - (495) 771-22-40, (925) 232-12-88, stepanova@kodeks.msk.ru Раевский Алексей Сергеевич - (495) 640-41-40, (903) 533-41-18, raevsky78@mail.ru