2023 елдан башлап эшкәртелгән калдыклардан товарлар җитештерүче компанияләр һәм шәхси эшкуарлар дәүләт ярдәменә ия була ала. Моның өчен экология буенча бюджетка җыелган акчаның бер өлеше юнәлдереләчәк.
Эшкуарларга бүлеп бирелә торган акча күләме эшкәртелгән икенчел чимал саныннан чыгып исәпләнәчәк. Субсидияләр күләменең нинди кагыйдәләргә нигезләнеп исәпләнүен Россиянең экология операторы билгеләячәк.
Эш каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасы кысаларында алып барыла, ул 2019 елда башланып китте. Ул законсыз булдырылган чүплекләр мәсьәләсен хәл итүгә һәм полигоннарга чыгарыла торган чүп күләмен киметүгә юнәлдерелгән.
http://government.ru/news/44951/