Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Комиссия су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салына торган түбәндәге оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге хисапларын тикшерде:
«Торак-коммуналь хуҗалыкның Балтач күптармаклы сәнәгать предприятиесе» АҖ;
«Торак-коммуналь хуҗалыкның Чепья күптармаклы сәнәгать предприятиесе» ҖЧҖ;
«Идарә» ҖЧҖ;
«ТР Балтач муниципаль районы хуҗалык-эксплуатация хезмәте» МБУ;
«Благоустройство» ҖЧҖ;
«Мамадыш водоканалы» АҖ;
«Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге» ҖЧҖ.
Комиссия хәзерге икътисади вәзгыятькә бәйле рәвештә, эшчәнлекнең җайга салына торган төрләрен гамәлгә ашыруга өстәмә чыгымнарны каплый ала торган предприятиеләргә ярдәм итү чараларын күрсәтү мәсьәләсенә аерым игътибар юнәлтте. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина Россия Хөкүмәтенең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә предприятиеләргә ярдәм итү чаралары җыелмасы буенча тәкъдимнәр эшләвен искәртте.
Утырыш барышында Лариса Хәбибуллина шулай ук торак-коммуналь хуҗалык объектларына хокук билгеләү документларын тиз арада рәсмиләштерү кирәклеге турындагы теманы да күтәрде, алардан башка җайга салучы орган 2023 елга тарифларны билгели алмый.