2021 ел ахырына каты коммуналь калдыкларны эшкәртү объектларында үзебезнең илдә җитештерелгән конвейер җиһазларының өлеше 89% җитте

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

        Россия экология операторы хәбәр иткәнчә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге конвейер җиһазларының күбесе Россиядә җитештергән.      Россиянең экология операторы генераль директоры Денис Буцаев сүзләренә караганда, мондый төр җиһазларның читтән кертелгән өлеше нибары 11% ка гына җитә.

       «Яңа икътисади шартларга бәйле рәвештә, Россия икътисадының барлык тармакларында да читтән кертүне алыштыру мәсьәләсе кискен тора. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсенә килгәндә, гамәлдәге эшкәртү объектларында читтән кертүне алыштыру югары дәрәҗәдә дип исәпләнә. Үзебезнең илдә җитештерелгән конвейер җиһазларын аерым эшкәртү объектларында куллану 100% ка җитә, ә тулаем Россия буенча ул 89% тигез, — дип билгеләп үтте Россиянең экология операторы җитәкчесе Денис Буцаев.

 

https://reo.ru/tpost/9ur7te5n51-dolya-otechestvennogo-konveiernogo-oboru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International