Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген карап тикшерү буенча Штабның чираттагы утырышы булды, анда Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин да катнашты.
Традиция буенча, Штабта каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәтләр өчен түләүләр җыю мәсьәләсе беренчеләрдән булып каралды. ТР Тарифлар дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге хезмәтләр өчен түләүләр 90 проценттан кимрәк булган районнарга җайга салучы операторлар белән берлектә уртача республика дәрәҗәсенә ирешү мәсьәләсен тиз арада эшләп бетерергә кушты.
Шәһәр һәм район территорияләреннән каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты мәсьәләсе битараф булмаган барлык кешеләрне дә борчый. Быел гына да «Халык контроле» системасына 3 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Шикаятьләрнең күп өлеше калдыклар җыелган урыннарга бәйле. Татарстанда җиде меңгә якын җиһазландырылган мәйданчык җитми. Җайга салучы операторлар, үз чиратында, каты коммуналь калдыкларга карамаган калдыкларны контейнер мәйданчыкларына салган затларга җаваплылыкны арттырырга тәкъдим итә.
Каты коммуналь калдыклар белән бәйле мәсьәләләрне, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен көтеп тормыйча, вакытында хәл итәргә кирәк. Моның өчен төгәл тәкъдимнәр таләп ителә, – дип билгеләп үтте ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. Киләсе штабка ул төрле тәкъдимнәр белән килергә кушты.
Киләчәккә планнары турында сөйләгәндә, җайга салучы операторлар яңа икътисади шартларның нәтиҗәләрен сизмәвен билгеләп үтте. Мәсәлән, техника запасы һәм комплектлау белән каршылыклар юк. Инвестиция программалары чараларын гамәлгә ашыру өчен, алар үзебезнең илдә җитештерелгән аналогларны сайлап ала.