ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бу көннәрдә Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә Цифрлаштыру елы кысаларында уза торган «Цифр дәресе» республика белем бирү проектына кушылды. Казанның 7 номерлы гимназиясендә бүген шундый дәресләрнең берсен рәис урынбасары Сергей Павлов үткәрде. Дәрес 9 нчы сыйныф укучылары өчен уздырылды. Сергей Павлов укучыларга Интернеттагы куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде.