ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Тимофеев Николай Федорович (06.12.1921-18.05.1989) – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Борисова Лилия Петровнаның бабасы.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы тулу уңаеннан, Җиңү геройлары белән таныштыруны дәвам итә.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Комиссия Тукай һәм Зәй муниципаль районнарындагы җайга салына торган оешмаларның салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләре буенча күрсәтелә торган финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы хисапларын тикшерде.  


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Саба районында гражданнарны урында кабул итәчәк. Сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә рәис урынбасары Сергей Павлов җавап бирәчәк.

«Финанс хезмәтләреннән файдаланучылар хокукы буенча вәкаләтле вәкил турында»гы Федераль закон нигезендә,  финанс оешмасына судка дәгъва гаризасы бирер алдыннан, финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия экология операторы май бәйрәмнәрендә табигатьтә ял иткән вакытта бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-сабадан баш тартырга киңәш итә. Пластикны эшкәртүдәге кыенлыклар аркасында, Россия экология операторы Россиядә тыелган 28 товардан торган исемлек әзерләгән инде.


2
май, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 ел өчен су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салына торган оешмаларның икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2021 ел өчен эш нәтиҗәләренә анализ ясауны дәвам итә.


1
май, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итә!

30 апрельдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. Республикада акция кысаларында Бөек Ватан сугышы вакытында үз гомерләрен биргән 378 мең татарстанлы истәлегенә 378 мең агач үсентесе утырту планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре бүген өмәгә чыктылар. Эш инвентарьларын кулга алып, чүп-чар җыештырдылар, тирә-юньне тәртипкә китерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International