ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Кайбыч районында эш визиты белән булды

2022 елның 7 июне, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Кайбыч муниципаль районында булды.  Дәүләт комитеты вәкиле су белән тәэмин итү объектларын һәм район өчен яңа объект - канализация чистарту корылмаларын карады, шулай ук социаль газлаштыру программасына кергән йортларда да булды.   

Эшлекле сәфәр гражданнарны кабул итү белән тәмамланды. Җайга салу органы вәкиле белән очрашуга килгән район халкы тарифлар билгеләү һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча гражданнарның түләвен исәпләү, электр энергиясенә тарифларны формалаштыру мәсьәләләрен күтәрделәр.  Барлык мөрәҗәгатьләргә дә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International