5 июнь көнне Мәскәүдә Россия Федераль тарифлар хезмәтендә тариф-баланс чишелешләрен табу, 2013 елда электр һәм җылылык энергиясенә тарифларның, коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә тарифларның чик күләмнәрен билгеләү мәсьәләсе буенча килештерү киңәшмәсе булып үтте.
2 июньдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Шәһәр яны урманнары” дәүләт учреждениесенең Столбище участогы җирләрен чистарту буенча табигатьне саклау акциясендә катнашты.
Күрсәтелгән хезмәтләргә түләү кәгазьләрендә гыйнвардан июньгә кадәр арада тарифлар буенча нинди дә булса үзгәрешләр, шулай ук яңа төр түләүләр барлыкка килергә тиеш түгел, дип кисәтә ТР тарифлар буенча комитеты башлыгы Рәүзил Хаҗиев.