2 июньдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Шәһәр яны урманнары” дәүләт учреждениесенең Столбище участогы җирләрен чистарту буенча табигатьне саклау акциясендә катнашты.
“Татарстанның чиста урманнары” акциясе республикабызда инде менә берничә ел рәттән үткәрелеп килә. Бу чара Татарстан урманнарының экология, санитария-эпидемиология торышын яхшыруга ярдәм итә. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре гомумән алганда 2 гектар мәйданны чүп-чардан арындырып, ике куб метрдан артыграк күләмдә көнкүреш калдыкларын, башка калдыкларны җыйды, 2 чүп өемен юкка чыгарды.