ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкиләре Россия Федераль тарифлар хезмәтенең килештерү киңәшмәсендә катнашты

2012 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

5 июнь көнне Мәскәүдә Россия Федераль тарифлар хезмәтендә тариф-баланс чишелешләрен табу, 2013 елда электр һәм җылылык энергиясенә тарифларның,  коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә тарифларның   чик күләмнәрен билгеләү мәсьәләсе буенча килештерү киңәшмәсе булып үтте.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Тарифлар буена дәүләт комитетының беренче урынбасары Александр Штром, коммуналь комплекс оешмаларының тарифлары һәм бәяләре бүлеге начальнигы Лариса Хәбибуллина, технологик тоташуга түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Татьяна Фадеева, шулай ук җайга салынулы оешмалар (“Генерирлау компаниясе” ААҖ, “Татэнергосбыт”ААҖ, “Челтәр компаниясе” ААҖ) вәкилләре, Россия Федераль тарифлар хезмәте (баланслар бүлекләре, күпләп сату базарын тәэмин итүчеләрне җайга салу бүлеге, Торак-коммуналь комплекс өлкәсендә җайга салу идарәсе) вәкилләре, “Совет рынка” НП, РФ Энергетика министрлыгы вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә 2013 елга Россия бердәм энергетика системасы кысаларында, Татарстан Республикасы буенча  электр энергиясен (егәрлек) җитештерүнең һәм аны җибәрүләрнең җыелма фараз балансына кертү өчен,  ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тәкъдимнәре карап тикшерелде.

Килештерү киңәшмәсе кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

киләсе елда катнаш эшләп чыгарыла торган җылылык энергиясенә тарифларның чик күләмнәрен билгеләү турында;

2013 елга Татарстан Республикасында җылылык энергиясенә (катнаш, шулай ук катнаш булмаган режимда эшләп чыгарыла торган җылылык энергиясе)  тарифларның чик күләмнәрен билгеләү турында;

коммуналь комплекс оешмалары товарларына (хезмәт күрсәтүләр) тарифларны максималь дәрәҗәдә ихтимал үзгәртүнең чик индексларын билгеләү турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International