“Росстат”ның 11 февраль, 2011 елгы боерыгы (“ Россия Федераль тарифлар хезмәтенә электр энергетикасы һәм җылылык энергетикасы өлкәсендә оешмалар эшчәнлегенә федераль статистика күзәтчелеге оештыру өчен статистика чараларын раслау турында” боерык) нигезендә, федераль статистик күзәтчелек формалары (аларны тутыру буенча күрсәтмәләр белән) расланды. Россия Федераль тарифлар хезмәте системасында бу формалар буенча мәгълүматлар җыю һәм эшкәртү хәл ителә.
“Россия Федераль тарифлар хезмәтенә электр энергетикасы һәм җылылык энергетикасы өлкәсендә оешмалар эшчәнлегенә федераль статистика күзәтчелеге оештыру өчен статистика чараларын раслау турында” 9 март, 2011 ел, №ДС-1711/ 17 Россия Федераль тарифлар хезмәте хаты нигезендә, эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларга билгеле бер срокларда статистик хисап тапшыру зарурилыгы турында җиткерелгән иде.
Россия Федераль тарифлар хезмәтендә 2012 елның 5 июнендә үткән килештерү киңәшмәсендә (2013 елга җылылык энергиясенә тарифларның үсүенең чик күләмнәре буенча тәкъдимнәрне карап тикшерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә) Татарстан Республикасының җайга салынулы кайбер оешмалары тарафыннан ЕИАС системасында “Кулланучыларның аерым категорияләренә җылылык энергиясен файдалы җибәрү (полезный отпуск) (сату) турында мәгълүматлар” 46-ТЭ формасы буенча статистик хисапның тапшырылмавы билгеләп үтелгән. Россия Федераль тарифлар хезмәте мәгълүматларына караганда, ЕИАС системасында хисап тапшырмаган оешмалар өчен 2013 елга файдалы җибәрү күләмендәге үзгәрешләр исәпкә алынмаячак.