Күрсәтелгән хезмәтләргә түләү кәгазьләрендә гыйнвардан июньгә кадәр арада тарифлар буенча нинди дә булса үзгәрешләр, шулай ук яңа төр түләүләр барлыкка килергә тиеш түгел, дип кисәтә ТР тарифлар буенча комитеты башлыгы Рәүзил Хаҗиев
Быел торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар беренче ярты еллыкта үзгәрешсез кала. Аннары 1 июльдән газ белән электр энергиясенә, ә инде җылылык энергиясенә, салкын суга, канализациягә 1 июльдән дә, 1 сентябрьдән дә тарифлар арта. Бу исә ил җитәкчелегенең регулировкалана торган бәяләр һәм газ белән электр энергиясенә тарифлар үсешен индексацияләүне ел уртасынарак күчерүне кулай күрүенә бәйле, чөнки шушы вакытта аларны куллану сизелерлек кими дип санала.
Бүген “Татмедиа” мәйданчыгында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында уздырылган матбугат конференциясендә ТР тарифлар буенча комитеты башлыгы Рәүзил Хаҗиев шулай дип игълан итте. Аерым алганда, газга бәя куб метры хәзерге 3,49 сумнан 4,01 сумга җитәчәк (моңа НДС та керә), электр энергиясенә бәя бүген сәгатенә киловатты 2,43 сум булса, июльдән 2,57 сум тәшкил итәчәк.
Җылылык энергиясенә “Таттеплосбыт” ААҖ быелга халык өчен тарифларын түбәндәгечә билгеләгән: 1 июльдән – гигаколориясе 600,3 сум, 1 сентябрьдан – 630,4 сум. Торак йортларда җылылык энергиясе өчен уртача үлчәнгән тариф бүген гигаколориясе 1286,70 сум булса, июльдән - 1338,34 сум, сентябрьдән – 1376,20 сум.
Су белән тәэмин итү, су бүленеше, су чистарту һәм калдыкларны утильләштерү буенча хезмәт күрсәтүче оешмалар өчен тарифларны исә дәүләт комитеты 45 муниципаль берәмлек (бу 947 муниципаль торак пункт дигән сүз) буенча шундый хезмәт күрсәтә торган һәрберсенә карата аерым билгели һәм ул 3 этаптан тора.
Салкын су белән тәэмин ителешкә тариф республика буенча куб метры хәзерге уртача 17,89 сумнан июльдә 18,80 сумга, сентябрьдә 19,36 сумга җитәчәк; су бүленешенә әлегә 12,30 сум каралса, июльдән аның суммасы 12,99 сум, сентябрьдән 13,65 сумга җиткереп күтәрелә.
Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү исә шуның белән шөгыльләнгән һәр оешманың калдыклар белән эшләү схемасына бәйле, ә тарифлары былтыргы дәрәҗәдә кала – куб метры 75,05 сум.
Күрсәтелгән хезмәтләргә түләү кәгазьләрендә гыйнвардан июньгә кадәр арада тарифлар буенча нинди дә булса үзгәрешләр, шулай ук яңа төр түләүләр барлыкка килергә тиеш түгел, ди Р.Хаҗиев. Үзгәрешләр булса, димәк, муниципалитет Башкарма комитетына, торак-коммуналь хуҗалык департаментына шикаять белән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтына язарга, дип киңәш бирде министр И.Фәйзуллин. Министрлыкта гамәлдә булган “кайнар линия” телефоны: 231-15-77.