Бу хакта ТР Президенты Указы дөнья күрде
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Указы нигезендә Марат Рифкать улы Зарипов ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты яңа рәисе итеп билгеләнде.
Элек бу вазыйфаны башкарган Раузил Хаҗиев башка эшкә күчү сәбәпле, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасыннан азат ителде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Марат Зарипов 1972 елның 7 февралендә Казанда туган. 1994 елда Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.
2005-2012 елларда Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсен җитәкләгән.