ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре буенча җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген мониторинглауга кереште.


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«Энергорешение» уку үзәге «Электр энергетикасында тарифларны җайга салу, бәя кую һәм технологик тоташтыру» укыту программасы буенча квалификация күтәрү курсы кысаларында булачак Бөтенроссия чараларында катнашырга чакыра.     Нотыклар белән Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте, Россия Энергетика министрлыгы, Федерация Советының Энергетика комитеты вәкилләре чыгыш ясаячак.   

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Спас районына булган эш сәфәрендә җылылык белән тәэмин итү объектларында булды: Болгар шәһәренең «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ котельнясын һәм Спас муниципаль районындагы кулланучылар өчен «Капиталь төзелеш идарәсе» АҖ «Спас» филиалы канализация чистарту корылмаларын карады. Чара кысаларында райондагы котельнялар һәм чистарту корылмалары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы белән танышты.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елның 8 октябрендә Спас муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә рәис урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.                      


8
октябрь, 2021 ел
җомга

 ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссиясенең планлы утырышы булып узды, анда 2022 елга җылылык энергиясенә тарифларны үзгәртү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне рәис урынбасары Сергей Павлов үткәрде. 

2021 елның 6 октябрендә Дәүләт комитетының су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре Буа һәм Апас муниципаль районнарына барып кайттылар.

Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты ярдәмендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Татарстан Республикасы дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләренең ике көнлек стажировкасы узды.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында 7 октябрьдә эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды, анда 2022 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тарифлар билгеләү мәсьәләсе каралды. Киңәшмәне технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ильвира Хәмид кызы Шакирҗанова үткәрде.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елның 12 октябрендә Нурлат муниципаль районында гражданнарны кабул итәчәк. Сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә рәис урынбасары Лилия Борисова җавап бирәчәк.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Югары Ослан районына эш сәфәре барышында «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» ААҖ,  «РПО Таткоммунсервис» ААҖ җылылык белән тәэмин итү объектларында булды. Чара кысаларында районда котельныйлар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International