Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Буа һәм Апас районнарында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларында булдылар

2021 елның 8 октябре, җомга

2021 елның 6 октябрендә Дәүләт комитетының су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре Буа һәм Апас муниципаль районнарына барып кайттылар.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.07.2013 ел, № 641 карарында каралган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә производство программалары үтәлешен тикшерү өчен, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларына капиталь ремонт ясау эшләре үтәлешенә тикшерү үткәрелде, алар буенча чыгымнар «Буинск-Водоканал» АҖ һәм «ЖилКомСервис» ҖЧҖ өчен 2020 ел тарифларында исәпкә алынган.

Моннан тыш, Дәүләт комитеты вәкилләре Апас бистәсендә төзелгән биологик чистарту корылмаларының эше белән дә таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International