ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында 7 октябрьдә эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды, анда 2022 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга тарифлар билгеләү мәсьәләсе каралды. Киңәшмәне технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Ильвира Хәмид кызы Шакирҗанова үткәрде.
Утырышта Нурлат районының «Промочистка» ҖЧҖ, «РСК» ҖЧҖ, «Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖ, «Коммунсервис» МУП, «Актаныш районы коммуналь челтәрләре» АҖ, «Мамадыш су каналы» АҖ, «Әлмәт су каналы» АҖ, «Алексеевск су каналы» ААҖ, «Печищи» МУП, Лениногорск шәһәре «Водоканал» ҖЧҖ, «Алабуга» МИЗ» АҖ, Түбән Кама шәһәренең «ВКиЭХ» АҖ, Казан шәһәренең «Водоканал» МУП, «Челныводоканал» ҖЧҖ, «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» ҖЧҖ, «Урыссу су каналы» ҖЧҖ, «Зәй су каналы» ҖЧҖ, «Саба ТКХ КҖП» АҖ, «Шәмәрдән ТКХ КҖП» АҖ, «ЗВКС» АҖ, «Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ, «Коммуналь челтәрләр-Татарстан» ҖЧҖ, «Чистай су каналы» АҖ, «Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ, Кукмара районының «ВодоТехноСервис» ҖЧҖ, Чүпрәле районының «Прогресс» МУП, «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП, Балык Бистәсе районының «Теплоэнергосервис» МУП, «Тукай су каналы» ҖЧҖ, «ГидроСервис» ҖЧҖ, Кукмара районының «Сток» ҖЧҖ буенча 2022 елга салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуның үзәкләштерелгән системаларына тоташтыру өчен тариф ставкалары каралды.
Суүткәргеч-канализация хуҗалыгының күпчелек оешмалары су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренең озынлыгына тариф ставкасы күләмен килештерде.
Дәүләт комитетының тоташуга ставкалар дәрәҗәсе буенча тәкъдимен килештермәгән оешмалар аңлатмалар һәм өстәмә нигезләү документлары тапшырырга тиеш булачак.