Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре буенча җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген мониторинглауга кереште.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләре күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча 2021 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре буенча мәгълүматны һәм кирәкле материалларны тапшыру зарурилыгы турында хәбәр итә.
Тиешле мәгълүматларны билгеләнгән вакытта Ягулык-энергетика комплексы оешмалары һәм Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлауның бердәм мәгълүмат-аналитика системасы аша тапшырырга кирәк.
Мәгълүмат хаты