ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Спас муниципаль районында җылылык җитештерү процессын автоматизацияләү эшчәнлеге белән танышты

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Спас районына булган эш сәфәрендә җылылык белән тәэмин итү объектларында булды: Болгар шәһәренең «Спас коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ котельнясын һәм Спас муниципаль районындагы кулланучылар өчен «Капиталь төзелеш идарәсе» АҖ «Спас» филиалы канализация чистарту корылмаларын карады. Чара кысаларында райондагы котельнялар һәм чистарту корылмалары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International