ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бөтенроссия тариф конференциясендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Электр энергетикасын җайга салу идарәсе башлыгы Д.А. Васильев «Электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифларны җайга салу: эталоннар һәм аралаш субсидияләү» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Конференция барышында «СО ЕЭС» АҖ идарәсе рәисе Федор Опадчий Бердәм энергетика системасында үсешнең өстенлекле юнәлешләре турында доклад белән чыгыш ясады. Системалы оператор идарәсе рәисе үз чыгышында Россиянең Бердәм энергетика системасында электр энергиясен куллану динамикасына анализ ясады, Россия Федерациясе субъектларында, федераль округларда һәм икътисадый эшчәнлек төрләре буенча электр энергиясен куллану күрсәткечләренә аерым тукталды. Федор Опадчий шулай ук 2021 елда Россиянең Бердәм энергетика системасында генерацияләү куәтләрен һәм электр челтәре җиһазларын кертү турында да сөйләде.

2021 елның 12-14 октябрендә Ялтада Россиядә озак сроклы тарифларны җайга салу концепциясе мәсьәләсенә багышланган Бөтенроссия тариф конференциясе уза.

Табигый монополияләр чыгымнарын оптимальләштерү һәм инвестицияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру иң чик бәя кую ысулы булып тора, дип белдерде үз чыгышында Петр Иванов.

Бөтенроссия тариф конференциясендә статс-секретарь – Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары С.А. Пузыревский «Бәяләрне дәүләти җайга салуда законнардагы һәм хокук куллану практикасындагы яңалыклар» дигән доклад белән чыгыш ясады.    

 

Бөтенроссия тариф конференциясендә Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Геннадьевич Королев Бөтенроссия тариф конференциясендә «Тарифларны җайга салуның киләчәген күзаллау. Стратегик максатлар. Нәтиҗәләр» темасына чыгыш ясады. 

Максим Шаскольский билгеләп үткәнчә, коммуналь комплекс, электр энергетикасы, калдыклар белән эш итү, газ белән тәэмин итү, элемтә һәм тимер юл транспорты өлкәләрендә озак сроклы тарифларны җайга салу концепциясе җайга салынулы оешмаларның инфраструктурага инвестицияләргә акчаларын янга калдыруга ярдәм итәчәк хокукый механизмнарны булдыруны күздә тота.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Нурлат муниципаль районына эш сәфәре барышында җылылык белән тәэмин итү объекты – «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ, су белән тәэмин итү объекты – «Промочистка» ҖЧҖ булды һәм әлеге предприятиеләрдә автоматлаштырылган идарә итү системасы белән танышты.

2021 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Нурлат муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә рәис урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.    


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты делегациясе Кырым Республикасының Ялта шәһәрендә уза торган Бөтенроссия тариф конференциясендә катнаша. Төп тема – Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте тарафыннан эшләнгән озак сроклы тарифларны җайга салу концепциясе (хәзер төбәкләр, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт белән килештергәннән соң, һәр киләсе елга билгеләү урынына иң чик индексларны берничә елга алдан билгеләү мөмкинлегенә ия, бу исә инвестиция эшчәнлеген планлаштыруның нәтиҗәлелеген гарантияләргә ярдәм итәчәк).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International