ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында эшче тариф комиссиясенең планлы утырышы булып узды, анда 2022 елга җылылык энергиясенә тарифларны үзгәртү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне рәис урынбасары Сергей Павлов үткәрде.
Киңәшмәдә «Тепловые сети западного ввода» ҖЧҖ, «Индустриальный парк - Сервис» ИК ҖЧҖ, «Су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ, «Түбән Кама ҖЭИ» ҖЧҖ, «Тасма» ФҖП» ҖЧҖ, «ТГК-16» АҖ, «Татэнерго» АҖ җайга салына торган оешмаларының вәкилләре катнашты.
Тариф комиссиясе утырышында кулланучыларга һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясен тапшыру матдәсенә, җылылык энергиясен тапшыруга һәм җылылык энергиясе өчен тариф карарларының проектлары турында фикер алыштылар.