Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендә тарифлар раслады.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны раслады. Тарифлар «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ, «Казэнерго» АҖ, «Тукай Тепло-Газ» ҖЧҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ оешмалары өчен расланды.
2021 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 2022 - 2023 елларга «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өчен тарифлар килештерде.
2003 елның 9 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне раслана. Россия аны 2006 елның мартында ратификацияли.
2021 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга «Чистай-Су каналы» АҖ өчен су белән тәэмин итүгә һәм су агызуга тарифлар билгеләде.
2021 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ өчен 2022 елга тарифлар кабул итте. Предприятие Чаллы шәһәре территориясендә салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык су чыгаруның үзәкләштерелгән системасы өчен ышанычлы хезмәт күрсәтүче булып тора. Шәһәрне су белән тәэмин итү чыганагы - Түбән Кама сусаклагычы (Кама елгасы).
2021 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 2022 елга «Тукай су каналы» ҖЧҖ өчен су белән тәэмин итүгә һәм ташландык су агызуга тарифлар билгеләде. «Тукай су каналы» ҖЧҖ Тукай муниципаль районының Круглое Поле, Мәләкәс, Бәтке, Биклән, Иштирәк авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтә.
2021 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе тарафыннан «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ, «Газпром теплоэнерго Казань» – «Баулы» ҖЧҖ, «Газпром теплоэнерго Казань» – «Менделеевский» ҖЧҖ өчен 2022-2026 елларга җылылык энергиясенә түләү билгеләнде.
2021 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Арбитраж суды «Метроэлектротанс» МУП күрсәтә торган пассажирлар йөртү хезмәтләренә тарифларны законсыз арттыру турындагы эш буенча алдан тыңлау үткәрде.
«Цифрлы үрләр 2021» Россия җитештерүчеләре конкурс-премиясенә гаризалар кабул итү төгәлләнә. Премия турындагы нигезләмә белән https://digital-summit.ru/ сайтында танышырга, шулай ук катнашу өчен гариза бирергә була.