«Метроэлектротанс» МУП эше буенча төп утырыш датасы билгеләнде

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

2021 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Арбитраж суды «Метроэлектротанс» МУП күрсәтә торган пассажирлар йөртү хезмәтләренә тарифларны законсыз арттыру турындагы эш буенча алдан тыңлау үткәрде.

Административ эш Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2021 елның 7 сентябрендә Казан шәһәрендә яшәүчеләрдән алынган шикаятьләр буенча кузгатылган иде. Җайга салу органы, Казан метросында пассажирлар йөртү хезмәтләре күрсәтүгә тарифларны арттырган өчен, алынган табышны икеләтә арттырылган күләмдә – 809 970,00 сум күләмендә штраф салып, пассажирлар йөртүчене Административ хокук бозулар турында  РФ кодексының 14.6 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка җәлеп итте.

Төп тыңлау 2022 елның 13 гыйнварына билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International