«Цифрлы үрләр 2021» Россия җитештерүчеләре конкурс-премиясенә гаризалар кабул итү төгәлләнә. Премия турындагы нигезләмә белән https://digital-summit.ru/ сайтында танышырга, шулай ук катнашу өчен гариза бирергә була.
Гаризалар түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
- Транспорт өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;
- Энергетика өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;
- Уңайлы һәм имин тормыш өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;
- Акыллы шәһәр өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;
- Кече бизнес өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;
- Иң яхшы дәүләт хезмәте;
- Мәктәптә укыту өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;
- Югары белем өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;
- Өстәмә белем өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;
- Сәламәтлек саклау өчен иң яхшы ИТ-чишелеш;
- Цифрлаштыру таянычы.
Конкурста сайлап алуда Россия Федерациясендә теркәлгән физик һәм юридик затлар катнаша ала. Чарада катнашу бушлай.
«Цифрлы үрләр 2021» Россия җитештерүчеләре конкурс-премиясенең финалы 2022 елның гыйнварында Гайдар форумы кысаларында узачак.