2022 елга «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ өчен тарифлар расланды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

2021 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ өчен 2022 елга тарифлар кабул итте. Предприятие Чаллы шәһәре территориясендә салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык су чыгаруның үзәкләштерелгән системасы өчен ышанычлы хезмәт күрсәтүче булып тора. Шәһәрне су белән тәэмин итү чыганагы - Түбән Кама сусаклагычы (Кама елгасы). 

Чаллы су каналының катлаулы технологик чылбыры бар, анда инженерлык корылмалары һәм су алу челтәрләренең тулы бер комплексы урнашкан, суны чистарту, шәһәрнең һәм аның сәнәгать зонасының барлык кулланучыларына эчә торган су бирү, хуҗалык-көнкүреш һәм башка суларны кабул итү һәм аларны чистарту өчен файдаланыла.

Тарифлар 2022 елның 1 июленнән үзгәрәчәк. Халык өчен эчә торган суга тариф 68 тиенгә арта һәм 25,15 сум/куб.м булачак, су чыгару 2,22 сумга артып, куб.метры өчен  19,14 сум тәшкил итәчәк.

Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.Хәбибуллина аңлатканча, тариф исәпләмәләренә суны алу, әзерләү һәм транспортлауга икътисадый нигезләнгән чыгымнар, агып төшүче сыеклыкны чистарту һәм утильләштерү, хезмәт өчен түләү чыгымнары, салым түләүләре кертелгән. Хуҗалык-көнкүреш агынты суларын агызу өчен тарифның артуына агып төшүче суларны сыйфатлы экологик чистарту өчен реагентлар куллану аеруча зур йогынты ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International