2022 елга «Чистай-Су каналы» АҖ өчен тарифлар билгеләнде

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

2021 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елга «Чистай-Су каналы» АҖ өчен су белән тәэмин итүгә һәм су агызуга тарифлар билгеләде.

  «Чистай-Су каналы» АҖ Чистай шәһәрендә су белән тәэмин итүне һәм су чыгаруны оештыру буенча ышанычлы хезмәт күрсәтүче булып тора.

Чистай шәһәрен су белән тәэмин итү чыганагы - җир асты сулары. Предприятие эчәргә яраклы суны ала, әзерли, транспортлый, кулланучыга кадәр җиткерә, агып төшкән суларны кабул итә һәм биологик чистарту корылмаларына кадәр җиткерә, агынты суларны биологик чистарту корылмаларында (БОС) кабул итү, чистарту һәм зарарсызландыру эшләрен башкара, эчәргә яраклы суның һәм агып төшүче суларның сыйфатына лаборатор тикшерү уздырып тора.

Биологик чистарту корылмаларында көненә агынты суларны уртача уздыру күләме тәүлегенә 8,8 мең куб.м. тәшкил итә. Чистартылган су Куйбышев сусаклагычына (Кама елгасы)ташлана.

Су белән тәэмин итү һәм су чыгару өчен тарифлар Чистай су каналының хуҗалык-финанс эшчәнлеген анализлау, эшчәнлекнең җайга салына торган төрләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле, оешманың икътисадый нигезләнгән чыгымнарын, инженерлык челтәрләрен ремонтлау чыгымнарын (предприятиенең су җыю җайланмаларының тузу дәрәҗәсе 87,5% тәшкил итә, торбаүткәргечләр системасы - 42,2%), эш хакы, салым түләүләренә чыгымнарын исәпкә алып кабул ителде. 

Исәпкә алынган  чыгымнар нәтиҗәсендә эчәргә яраклы суга тарифлар 2022 елның 1 июленнән халык өчен 2,32 сумга арта һәм бер куб.метры өчен 34,43 сум булачак, су агызуга – 2,5 сумга арта һәм өстәмә хак салымын исәпкә алып, куб.метры өчен 45,14 сум булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International