Дуслар, атнага йомгак ясауны дәвам итәбез. Соңгы җиде көн эчендә сезнең өчен иң кызыклы вакыйгаларны тупладык:
13 июньдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Кукмара муниципаль районына барачак, аның барышында түбәндәге адрес буенча гражданнарны шәхси кабул итү планлаштырыла: Кукмара шәһ., Ленин ур., 13.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча Казан ш. су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге тарафыннан «РСК» ҖЧҖнең ташландык суларны агызу объектына чыгу гамәлгә ашырылды.
Инвестицион программалар үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Казэнерго» АҖ объектларында булдылар.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның эшчәнлеген карау буенча ККК эшче штабы утырышы узды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында «Балалар күзлегеннән тарифлар» балалар иҗаты конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурска республикабызның 21 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 66 эш тәкъдим ителгән иде. Кукмара, Тәтеш, Нурлат, Буа муниципаль районнары укучылары актив катнашты.
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарәнең егерме беренче утырышы узды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Әлмәт муниципаль районында булды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә.