Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничевның Әлмәт муниципаль районына баруы турында

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Әлмәт муниципаль районында булды.

Сәфәр кысаларында рәис «Әлмәт-Су каналы» АҖ биологик чистарту корылмалары һәм «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖнең 7 һәм 3 нче котельнялары эше белән танышты. Объектларда предприятие хезмәткәрләре агынты суларны чистарту процессын күрсәттеләр һәм җылылык энергиясе җитештерү турында сөйләделәр.

Җитәкче барган тагын бер эре предприятие - «УПТЖ для ППД» ҖЧҖ. Оешма тарафыннан катлам басымын саклау максатыннан нефть һәм башка сәнәгать предприятиеләре һәм нефть чыгару объектларының җитештерү ихтыяҗларына, шулай ук Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы шәһәрләрне һәм торак пунктларны эчәргә яраклы һәм хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү өчен су алу, әзерләү һәм насослау гамәлгә ашырыла. 

Шулай ук Александр Груничев Әлмәтнең яңа объекты – Әлмәт дәүләт нефть институтында (АГНИ) булды. Уку йорты ректоры университет буенча экскурсия үткәрде, уку сыйныфларына, лабораториягә, спорт залына һәм башка биналарга күрсәтте. Бүгенге көндә нефть институты территориясендә торак корпуслар төзелеше дәвам итә. 

Әлмәт дәүләт нефть институты (АГНИ) нефть-газ тармагында цифрлы чишелешләр өчен фән, тикшеренүләр һәм мәгарифне интеграцияләүнең халыкара үзәге. Хәзерге вакытта АГНИ югары нефть мәктәбенә әверелә, ул фәнни һәм белем бирү эшчәнлеген берләштергән уникаль проект булачак. 

Иң мөһим чараларның берсе – газлаштыру программасын гамәлгә ашыру барышы, шул исәптән төзелгән килешүләр буенча йөкләмәләрнең чынлыкта үтәлеше һәм газ кулланучы җиһазларны газ бүлү челтәренә тоташтыру белән танышу.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International