Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге тарафыннан «РСК» ҖЧҖнең ташландык суларны агызу объектына чыгу гамәлгә ашырылды.
Хезмәткәрләр «Салават Күпере» торак комплексы һәм Казан шәһәре, Зеленодольск районы Васильево бистәсе территориясендә урнашкан чистарту корылмалары арасында салынган канализация коллекторының авария хәленә анализ ясадылар.
Хәзерге вакытта коены торгызу буенча ремонт эшләре алып барыла.