Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча Казан ш. су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә.
Бүген «Интеграция» чиктәш челтәр компаниясе» ҖЧҖ, «РСК» ҖЧҖ, «РЖД» ААҖ филиалының Җылылык белән тәэмин итү дирекциясе үзәге, «Карсар» ҖЧҖ, «Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» АҖ предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.
Баланс комиссиясе утырышында тарифларны билгеләүгә гариза биргәндә хокук билгеләүче документларның мәҗбүри булуына игътибар иттеләр. Шулай ук оешмаларга Дәүләт комитетына язмача аңлатмалар бирергә кирәк булган тарифта исәпкә алынган чыгымнар статьялары буенча да тайпылышлар билгеләп үтелде.
«Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ вәкиле билгеләп үткәнчә, 223-ФЗ буенча эшләүче оешмаларда сатып алу эшчәнлеге турында хисаплар булмаса, сатып алулар турында нигезләмә булмауга тиңләштерелә, димәк, агымдагы ел дәвамында мондый компанияләр сатып алу эшчәнлеген 44-ФЗ буенча башкарырга тиеш.