ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында «Балалар күзлегеннән тарифлар» балалар иҗаты конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурска республикабызның 21 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 66 эш тәкъдим ителгән иде. Кукмара, Тәтеш, Нурлат, Буа муниципаль районнары укучылары актив катнашты.
Очрашу Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев һәм аның беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь катнашында узды.
Дәүләт комитеты рәисе балаларга катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм тарифларны җайга салу темасының гади булмавын һәм аның турында балаларга мәктәп эскәмиясеннән сөйләргә кирәклеген билгеләп үтте. Александр Груничев укучыларга тарифлар мәсьәләләрен аңлатканнары өчен педагогларга аерым рәхмәт белдерде, бу аларга конкурста катнашуда ярдәм иткән.
Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!
1-4 сыйныфлар категориясендә:
1 урын – Гөлия Хәлиуллина (Сарман районы)
2 урын – Салават Шәйхиев (Арча районы)
3 урын – Ильяс Фәрзикаев (Балык Бистәсе районы)
5-8 сыйныфлар категориясендә:
1 урын – Раил Гыйлаҗев (Әлмәт шәһәре)
2 урын – Зәринә Гобәева (Кайбыч районы )
3 урын – Ульяна Акинова (Алексеевск районы)
9-11 сыйныфлар категориясендә:
1 урын – Чулпан Нугаева (Нурлат шәһәре)
2 урын – Валерия Копушова (Тәтеш районы)
3 урын – Софья Главнова (Чистай районы).
«Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә Ралина Ганиева җиңде.
Чара Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта экскурсия белән тәмамланды.