«Казэнерго» АҖ объектларында инвестиция программалары үтәлешен контрольдә тоту

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Инвестицион программалар үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Казэнерго» АҖ объектларында булдылар.

Урынга чыкканда Маяковский һәм Лукницкий урамнарында җылылык челтәрләрен реконструкцияләү процессы каралды.

Маяковский урамында хәзерге вакытта торбаүткәргеч монтажлана, хәрәкәтсез терәк өчен опалубка әзерләнгән, салынган торбалар тоташтырылган.  Объектның әзерлеге 70% тәшкил итә, объектны тапшыру 2023 елның 16 июнендә планлаштырыла.

Лукницкий урамында объект 30% дәрәҗәсендә әзер – котлован казылган һәм иске торба демонтажланган, яңа торба җәеп, хәрәкәтсез терәк әзерләнә. Объектны 2023 елның 4 июлендә тапшыру планлаштырыла.

«Казэнерго» АҖ турында без элегрәк «Татариядән Татарстанга» рубрикасында сөйләгән идек.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International