Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 06.06.2017 № 4-1/г карары нигезендә Татарстан Республикасы халкына сатыла торган табигый газга ваклап сату бәяләре расланды, аның күләме 2017 елның 1 июленнән башлап, 3,98% дәрәҗәсендә артып, 5,48 сум/куб. м. (НДС исәпкә алып) тәшкил итәчәк.
2017 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылы белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Экспертлар советының утырышы булды.
24 һәм 25 июньдә кайбер Казан электричкаларының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Кизнер-Казан, Шәмәрдән-Казан һәм Казан-Нократ Аланы юнәлешендәге шәһәр яны поездлары яңа график буенча йөри башлаячак.
16 июньнән башлап «КрасАвиа» авиакомпаниясе Казаннан Сочи шәһәренә даими рейслар башкаруга кереште. Очышлар атнасына өч мәртәбә гамәлгә ашырылачак. Юлдагы вакыт 2,5 сәгать тәшкил итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында" 2016 елның 21 июнендәге 564 номерлы карары (алга таба – 564 нче карар) нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары расланды, алар 2017 елның 1 гыйнварында гамәлгә керде. Бер үк вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында" 2009 елның 30 декабрендәге 1140 номерлы карары көчен югалткан дип танылды.
16 июньдә кайбер Казан йортларында ут булмаячак. Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, транспорматор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.
№ 6001 Казан-Свияжски һәм № 6476 Свияжски-Арча шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү маршрутлары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Түрлемәгә кадәр озынайтыла. Яңа график 2 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак.
15 июньдә Казанның кайбер бистәләрендә су белән тәэмин итү туктатып торылачак. Бу хәл бикләү-җайга салу арматурасын һәм янгын гидрантларын алмаштыру эшләренә бәйле.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
Казанда Карбышев һәм Курчатов урамнары буенча вакытлыча автотранспорт хәрәкәте ябыла.