Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан причалны бирү буенча "Татфлот" суднолар йөртү компаниясе" акционерлык җәмгыяте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә чик дәрәҗәдә максималь тариф билгеләү хакында.
2. "Компроект" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Казан ш. Совет районындагы "Светлая долина" торак комплексының М-1 микрорайонындагы 1-10 торак йортның 3 корпусы" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
3. "Компроект" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Казан ш. Совет районындагы "Светлая долина" торак комплексының М-1 микрорайонындагы 1-10 торак йортның 3 корпусы" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
4. "№12 төзү-монтажлау идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Казан ш. Киров районындагы Идел буе урамы буенча 1, 2, 3, 4, 5, 6 торак йортлар" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
5. "№12 төзү-монтажлау идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Казан ш. Киров районындагы Идел буе урамы буенча 1, 2, 3, 4, 5, 6 торак йортлар" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
6. "88 төзү-монтажлау идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Комсомольская, Яруллин ур. буенча административ биналары һәм җир асты машина тукталышы кертеп төзелгән торак йортлар" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
7. "88 төзү-монтажлау идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Комсомольская, Яруллин ур. буенча административ биналары һәм җир асты машина тукталышы кертеп төзелгән торак йортлар" объектын Казан шәһәренең "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтырган (технологик тоташтырган) өчен түләү билгеләү хакында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.