Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында" 2016 елның 21 июнендәге 564 номерлы карары (алга таба – 564 нче карар) нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары расланды, алар 2017 елның 1 гыйнварында гамәлгә керде. Бер үк вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында" 2009 елның 30 декабрендәге 1140 номерлы карары көчен югалткан дип танылды.
Дәүләт комитеты 564 нче карар нигезендә ачылырга тиешле мәгълүматның составы, аны тапшыру тәртибе, вакытлары, ешлыгы үзгәрүгә аеруча игътибар юнәлтә.
Мәгълүмат хаты: 15.06.2017 № 3-27/1626