Казанда Карбышев һәм Курчатов урамнары буенча вакытлыча автотранспорт хәрәкәте ябыла.
9 июньдә 22.00 сәгатьтән башлап 12 июльгә кадәр Карбышев урамы буенча (50 санлы йорт тирәсендә) машиналар йөри торган юл ябык булачак. Хәрәкәтне оештыру схемасы (http://old.kzn.ru/upload/documents/39037.jpg).
Моннан тыш, 16 июньдә 22.00 сәгатьтән башлап 19 июньнең 6.00 сәгатенә кадәр Курчатов урамы буенча (Карбышев урамы буенча 50 санлы йорт тирәсендә) машиналар йөри торган юл тулысынча ябылачак. Хәрәкәтне оештыру схемасы (http://old.kzn.ru/upload/documents/39038.jpg).
Юлны ябу эшләре суүткәргеч һәм канализация салу эшләрен башкаруга бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты. Шәһәрнең Башкарма комитеты автомобиль хуҗаларына игътибарлы булырга һәм вакытлы юл билгеләре таләпләрен үтәргә куша.