ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Экспертлар советы утырышы булды

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

2017 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылы белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Экспертлар советының утырышы булды. 

Экспертлар советы составына ТР дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары вәкилләре керде.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. "Казэнерго" АҖенең җылы белән тәэмин итү өлкәсендә 2017-2017 елларга инвестиция программасына 2017 елгы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертү проектын карау.

2. "Елабужское ПТС" ААҖенең җылы белән тәэмин итү өлкәсендә 2014-2018 елларга инвестиция программасына 2017 елгы чаралар өлешендә үзгәрешләр кертү проектын карау.

3. "ВКиЭХ" ААҖенең 2018-2020 елларга инвестиция программасы проектын карау.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International