15 июньдә Казанның кайбер бистәләрендә су белән тәэмин итү туктатып торылачак. Бу хәл бикләү-җайга салу арматурасын һәм янгын гидрантларын алмаштыру эшләренә бәйле.
15 июньдә 9.00 сәгатьтән башлап 16 июньнең 9.00 сәгатенә кадәр Дәрвишләр, Кече Дәрвишләр, Киндери бистәләрендә тулысынча, Яңа Наратлык (Түбән) бистәсендә өлешчә су булмаячак.
Су тутырылган автоцистерналар килгән заявкаларга карап урнаштырылачак, дип хәбәр итә “Водоканал” МУП матбугат хезмәте.
59543-15-iyunya-v-nekotoryh-poselkah-kazani-ne-budet-vody