ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тормыш өчен мөһим булган дару препаратларына өстәмә бәяләрнең чик күләмнәрен кабул итте

2021 елның 1 октябре, җомга

2021 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе тарафыннан яңа бәя төркемнәре буенча тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратларына җитештерүчеләрнең чынлыкта сатып  җибәрү бәяләренә күмәртәләп һәм ваклап сатуга өстәмә бәяләренең чик күләмнәрен билгеләде.

Моннан тыш, Идарә тарафыннан наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр исемлегендә аерым төркемгә кертелгән препаратларга да күпләп һәм ваклап сату бәяләрен аерып чыгару расланды.

 100 артык оешманың хисаплылык мәгълүматларын һәм исәп-хисап материалларын анализлау нигезендә Дәүләт комитеты тиешле исемлеккә кертелгән дару препаратларына факттагы җибәрү бәяләренә өстәмәләрнең түбәндәге чик күләмнәрен раслады:

Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратларына күпләп сату бәяләре:

 - 100 сумга кадәр – 15%;

- 100 сумнан кыйммәтрәк һәм 500 сумга кадәр – 13%;

- 500 сумнан кыйммәтрәк – 10% (элек билгеләнгән өстәмәләргә карата 1% ким).

Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертелгән тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратларын күпләп сату өстәмәләренең чик күләмнәре:

- 100 сумга кадәр – 23%;

- 100 сумнан кыйммәтрәк һәм 500 сумга кадәр – 15%;

- 500 сумнан кыйммәтрәк – 13%.

Тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратларына  җитештерүчеләрнең факттагы җибәрү бәяләренә ваклап сату өстәмәләре түбәндәгечә кабул ителде:

- 100 сумга кадәр – 30% (элек билгеләнгән чик өстәмәләргә карата 2% ким);

- 100 сумнан кыйммәтрәк һәм 500 сумга кадәр – 25% (элек билгеләнгән чик өстәмәләргә карата 5% ким);

- 500 сумнан кыйммәтрәк – 19% (элек билгеләнгән чик өстәмәләргә карата 4% ким).

Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертелгән тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратларын ваклап сату өстәмәләренең чик күләмнәре:

- 100 сумга кадәр – 30%;

- 100 сумнан кыйммәтрәк һәм 500 сумга кадәр – 30%;

- 500 сумнан кыйммәтрәк – 30%.

Өстәмәләрнең иң чик күләме өстәмә хак салымын исәпкә алмыйча кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International