ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоконференция режимында су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тариф проектлары буенча эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда 2022 елга «ССК «Интеграция» ҖЧҖ өчен техник суга, салкын суны транспортлауга һәм Казан шәһәре кулланучылары өчен җыентык суларны транспортлауга тариф карарлары проектлары каралды.
Исәпләмәләр җайга салучы орган тарафыннан тариф тәкъдимнәренә экспертиза нигезендә тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның нигезле булуына һәм аларны исәпләү параметрларын билгеләүнең төгәллегенә нигезләнеп башкарылган.
Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында «ССК «Интеграция» ҖЧҖ Дәүләт комитетына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырачак, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.