ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча эшче тариф комиссиясенең утырышы булды

2021 елның 1 октябре, җомга

30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә фаразланган тарифларны карау буенча эшче тариф комиссиясенең  утырышы булды.

Казан шәһәренең «Экопарк» ИК» ҖЧҖ, Казан ш. «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ, Казан ш., «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ төбәк операторы, Түбән Кама муниципаль районының «Мехуборка К» ҖЧҖ, Яр Чаллы ш. «Коммунсервис» ҖЧҖ, Түбән Кама муниципаль районының «Полигон НК» ҖЧҖ, Ютазы муниципаль районының «ГРИНТА» ҖЧҖ, «ГРИНТА» ҖЧҖ төбәк операторы өчен тарифларның беренчел исәпләмәләре җиткерелде.

Предприятиеләргә билгеләнгән вакытта эксперт бәяләмәләрен әзерләгәндә исәпкә алыначак искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне Дәүләт комитеты адресына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International