Каты коммуналь калдыклар штабы: мөрәҗәгатьләргә җавап бирү срокларын бозу башкарма комитетлар белән төбәк операторлары арасындагы эшнең көйләнмәгән булуына күрсәтә

2021 елның 1 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча атналык штаб утырышында гражданнарның мөрәҗәгатьләренә контрольлек итү срокларын бозу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының бүлек җитәкчесе Рөстәм Низамиев билгеләп үткәнчә, өч көн эчендә, башкарма комитетлар һәм төбәк операторлары арасында эшне җайга салган очракта, теләсә нинди шикаятьләрне бетерергә булыр иде. Нәкъ менә мөрәҗәгатьләрне бер урыннан икенче урынга җибәрү мөрәҗәгатьләрне карау вакытын айларга суза да инде.

Дәүләт комитеты утырышта катнашучыларга каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм контейнер мәйданчыкларын карап тоту буенча компетенцияләр структурасын төгәл чикләү мәсьәләсен эшләргә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты мәгълүматларына караганда, сентябрь аенда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына 81 мөрәҗәгать килгән, бу узган ай белән чагыштырганда аз гына кимү динамикасын күрсәтә, ул вакытта мөрәҗәгатьләр саны 92 булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International