ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Монополиягә каршы федераль хезмәт, энергетика компанияләре вәкилләре составында Татарстанның эшче төркеме республиканың энергетика системасын үстерү стратегиясе проектын тәкъдим итте. Проект бүлү челтәрләрендә 110 киловольтка кадәр инновацион чишелешләр кертүгә юнәлдерелгән.
23 августта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче төркеме «Энерготранзит» ҖЧҖ объектларының техник-икътисадый күрсәткечләренә мониторинг үткәрде.
Республиканың җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү тарихы, үсеше, хәзерге торышы турында «Татариядән Татарстан Республикасына» дигән традицион сәхифәбезне дәвам иттерәбез
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган өлкә тарифларын җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев һәм аның урынбасары Әлфия Заһретдинова Казанда «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ тарафыннан эксплуатацияләнә торган «Химическая», МПС-1 һәм МПС-2 каты коммуналь калдык полигоннарында булдылар
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясе «Татэнерго» АҖ, «Мамадыш су каналы» АҖ, «Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ, «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП өчен 2023 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларның башлангыч исәпләмәләрен тәкъдим итте.
23 августта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булырга планлаштыра. Сәфәр кысаларында ул районның җайга салынулы оешмалары, коммуналь инфраструктура объектлары эшчәнлеге белән танышачак
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең «Иннополис» МИЗ объектын газ бүлү челтәрләренә тоташтыруга түләү билгеләү турындагы гаризасын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибенә 19 мәсьәлә чыгарылган иде. Аерым алганда, утырышта катнашучылар транзит һәм ТСО критерияләренә туры килми торган җайга салынулы оешмалар өчен тариф чишелешләрен карадылар, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә тоташтырган өчен түләү расладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясе «ЗВКС» АҖ, «Нурлат ТКХ КҖП» МУП, «МКД-Сервис» ҖЧҖ, «Әтнә ТКХ» МУП, «Казан» халыкара аэропорты» АҖ, «РЖД» ААҖ филиалы – Үзәк ДТВ структур бүлекчәсе Җылылык – су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясенең Ульяновск территориаль участогы өчен 2023 елга тарифларның башлангыч исәпләмәләрен тәкъдим итте.