23 августта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булырга планлаштыра. Сәфәр кысаларында ул районның җайга салынулы оешмалары, коммуналь инфраструктура объектлары эшчәнлеге белән танышачак.
Комитет рәисе Мамадыш районында Татарстанның көнчыгыш зонасында төбәк операторы «Гринта» ҖЧҖ тарафыннан төзелгән чүп-чар төяү станциясен ачуда катнашачак. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта компания 2 млн. якын кеше яши торган 23 муниципаль районга хезмәт күрсәтә. 2022 ел ахырына кадәр төбәк операторы Татарстанның Мамадыш, Актаныш, Нурлат һәм Әгерҗе районнарында барлыкка киләчәк дүрт чүп-чар төяү станциясен эшләтеп җибәрергә планлаштыра.
Эш сәфәре ахырында А.Груничев гражданнарны кабул итәчәк. Ведомство рәисе белән шәхси очрашуга язылуны муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты башкара.