Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

     Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булып узды.

        Көн тәртибенә 19 мәсьәлә чыгарылган иде. Аерым алганда, утырышта катнашучылар транзит һәм ТСО критерияләренә туры килми торган җайга салынулы оешмалар өчен тариф чишелешләрен карадылар, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә тоташтырган өчен түләү расладылар.

       Моннан тыш, җайга салу органы «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж йөртүне оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль законны гамәлгә ашыру хакында» 2022 елның 25 июлендәге 48-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителүгә бәйле рәвештә транспорт йөртүне җайга салу өлкәсендә элегрәк кабул ителгән нормативларны яңадан карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International