Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче тариф комиссиясе «Татэнерго» АҖ, «Мамадыш су каналы» АҖ, «Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖ, «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП өчен 2023 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларның башлангыч исәпләмәләрен тәкъдим итте.
Исәпләмәләр җайга салучы орган тарафыннан тариф тәкъдимнәренә экспертиза нигезендә тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның нигезле булуына һәм аларны исәпләү параметрларын билгеләүнең төгәллегенә нигезләнеп башкарылган. Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырачак, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.