Александр Груничев эш визиты белән Мамадыш районында булды

2022 елның 23 августы, сишәмбе

23 августта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды.

Район башлыгы Анатолий Иванов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов, Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов белән берлектә ул  «Мамадыш су каналы» АҖ җайга салынулы оешмасы объектларын карады Аерым алганда, рәис су алу һәм биологик чистарту корылмаларында булды. Районда чистарту корылмалары системасы 2018 елда эшли башлаган  һәм район экологиясенә уңай йогынты ясап,  чистартылмаган агымнарның Нократ елгасына эләгүен булдырмый калган.

Дәүләт комитеты рәисе социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты һәм гражданнарны кабул итте.   

Сәфәр кысаларында Александр Груничев «Мамадыш» чүп эшкәртү станциясен ачуда катнашты.    «Станция –  ул чүпнең юлда булу вакытын кыскартачак зур контейнер.  Без хәзер шул инфраструктура булдырабыз, аның өчен безнең буыннар безгә рәхмәт әйтәчәк.  Коммуналь хезмәтләр өчен тулысынча түли торган халыкка рәхмәт. Шуның аркасында станцияне төзү мөмкин булды», – дип билгеләде Дәүләт комитеты рәисе.

«Мамадыш» чүп эшкәртү станциясе Татарстан Республикасы көнчыгыш зонасының төбәк операторы «Гринта» ҖЧҖ белән ККК белән эш итү инфраструктурасын үстерү программасы буенча төзелгән. Чүп эшкәртү станциясенең куәте елына 30 мең тонна тәшкил итәчәк. Чүп эшкәртү станциясе ярдәмендә транспортлауга чыгымнарны оптимальләштерергә генә түгел, кайбер авыл җирлекләрендә калдыкларны чыгаруның ешлыгын арттыруда халыкның сорауларын да канәгатьләндерергә мөмкин», – дип билгеләп үтте «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International