ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре каты коммуналь калдык полигоннары эше белән танышты

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының сәнәгать булмаган өлкә тарифларын җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Гаяз Миңнебаев һәм аның урынбасары Әлфия Заһретдинова Казанда «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ тарафыннан эксплуатацияләнә торган «Химическая», МПС-1 һәм МПС-2 каты коммуналь калдык полигоннарында булдылар. Әлеге чара каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җитештерү һәм инвестиция программаларын гамәлгә ашыруның барышын күзәтү максатында үткәрелде.

2019 елның 1 гыйнварыннан «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ республиканың көнбатыш зонасы буенча региональ оператор булып тора һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары белән расланган бердәм тарифны кулланып ККК белән эш итү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыра.

Визит барышында ведомство вәкилләре каты коммуналь калдыкларны кабул итү, сортларга аеру, эшкәртү һәм туплау кебек полигоннарның эше белән таныштылар. Компания хезмәткәрләре, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметүне исәпкә алып, калдыкларны эшкәртү һәм күмү технологияләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International