Дәүләт комитеты тарафыннан 2022 елның 4 кварталына Идарә эше планы расланды. 2023 елга тарифларны билгеләү мәсьәләләрен карау график нигезендә гамәлгә ашырылачак
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестиция программаларын һәм аларның үтәлеше турындагы хисапларны карап тикшерү буенча Экспертлар советы утырышы булды
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында «РПО «Таткоммунэнерго» АҖ карамагындагы җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәте күрсәтүче җайга салынулы оешмаларны эреләндерү мәсьәләсе буенча эшче киңәшмә утырышы булды
Укучыларны хәзерге заман торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштыра торган традицион «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» рубрикасын дәвам итерәбез. Шуларның берсе – «Гринта» ҖЧҖ
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында республика шәһәрләре һәм районнарында халыкны газлаштыру федераль программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча матбугат конференциясе узды. Җыелган ММЧ вәкилләре алдында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова чыгыш ясады
Республикабызның Советлар Союзы чорында эшли башлаган җайга салынулы оешмалары, аларның барлыкка килү тарихы, үсеше, хәзерге торышы турында сөйли торган «Татариядән Татарстанга» традицион рубрикасын дәвам иттерәбез. Шуларның берсе – «Водоканал» МУП
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышы булып узды. Көн тәртибендә - җылылык энергиясенә, су чыгаруга тарифлар билгеләү, электр челтәрләренә, салкын су белән тәэмин итү системаларына, үзәкләштерелгән су чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү турындагы мәсьәләләрне карау
Татарстан Республикасының җайга салынулы предприятиеләре турында яңа рубрика тәкъдим итәбез. Безнең традицион «Татариядән Татарстанга» рубрикасы укучыларны Советлар Союзы елларында үз эшчәнлеген башлап җибәргән торак-коммуналь өлкә оешмалары тарихы белән таныштыра. «Җайга салучы Җайга салынучылар турында» дигән яңа рубрика ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының интернет-порталына керүчеләрне советлардан соңгы киңлектә үз эшләрен төзегән хәзерге заман торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре белән таныштырачак
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елның 9 ае эчендә, билгеләнгән вакыт эчендә эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру өлкәсендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы (ЕИАС) аша мәгълүмат һәм кирәкле материаллар тапшыру зарурилыгы турында хәбәр итә
9 октябрь көнендә Казанда быел соңгы мәртәбә «Казан милли ярыммарафоны» узды. Россиянең 260 шәһәреннән һәм 62 төбәгеннән 4500 спортчы үзләренең һөнәри осталыкларын һәм чыдамлылыгын күрсәтте